Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүне оештыру өлкәсендә законнар нигезендә җайга салуның иң яхшы тәҗрибәләре һәм мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, җирле үзидарә органнары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашында узды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук калдыклар белән эш итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне, аерым алганда, Германия һәм Мордовия Республикасы тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Россиядә калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру «Экология» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Татарстанда ике төбәк операторы эшли: «Гринта» ҖЧҖ (Көнчыгыш зона), «ПЖКХ» идарәче компаниясе» ҖЧҖ (Көнбатыш зона). Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 1,7 млн.тоннага якын калдык барлыкка килә. Хәзерге вакытта чүп-чарның уртача 6-8 %ы сортлана. Татарстанда сортланган калдыклар өлешен 100% кадәр арттырырга планлаштыралар.