Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елда инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында объектларга йөри башлады.
Беренче сәфәр «Казэнерго» АҖ объектларында булды.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тимер юлчылар урамы буенча 17 һәм 19 йортлар янында кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алмаштыру, шулай ук Музыка урамы буенча 10 йорт адресында урнашкан котельныйда башкарыла торган казан алмаштыру эшләре белән танышты.
Барлык эшләр дә план режимында башкарыла, графиктан тайпылышлар теркәлмәде.