2021 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды.
Идарә Татарстан Республикасы Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды объекты – «Чистай урамы буенча 9 катлы 5-секцияле торак йорт, 71А кварталы»н Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең инженерлык челтәрләренә тоташтыруга түләү билгеләү мәсьәләләрен карады.
Моннан тыш, хокукый актларны актуальләштерү буенча алып барылган эшкә бәйле рәвештә, җайга салучы орган элек кабул ителгән норматив-хокукый актларның үз көчләрен югалтуын тану турында карар да кабул итте:
- Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Кулланучыларга «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында» 17.05.2013 № 5-11/тэ.
- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» ААҖ тарафыннан флотка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча хезмәте күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында» 07.03.2013 № 7-6/т карары.