Җайга салынулы эшчәнлек төрләре буенча хисап мәгълүматының сыйфатын һәм оперативлылык дәрәҗәсен арттыру өчен, Татарстан Республикасы коммуналь комплексы оешмаларына ярдәм йөзеннән, махсус веб-сервис эшләнгән.
Веб-сервис «Всё об энергетике и ЖКХ» https://p4energy.ru/rso/tatarstan/ порталында урнаштырылган.
Интернет-ресурс онлайн режимында мониторинглар буенча актуаль мәгълүматны чагылдыра: мәгълүмат җыю мониторингы атамасы, җыю формасы коды («шаблон»), тапшыру вакыты, белешмәләрне җыю нигезе. Мәгълүматны атнага 2 тапкырдан да ким булмаган күләмдә тикшерергә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, порталда аналитик материаллар, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең мониторинглары, шулай ук тарифларны җайга салу өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат та урнаштырылган.