2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының дискуссия мәйданчыгы эше кысаларында Россия Федерациясе субъектларыннан җайга салучы органнар Татарстанның коммуналь өлкәсендә инвестиция программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты.
Инвестиция проектларын «Водоканал» МУП, «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ, «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Эш тәмамланганнан соң мәйданчыкта катнашучылар Казанда «Водоканал» МУП тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инвестиция проекты – «Заречье» канализация-насос станциясендә булдылар.
Проектны финанслау чыганаклары булып тоташтыру һәм амортизация түләүләре тора.