2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты яңа төзелгән биологик чистарту корылмаларына барып кайтты. Әлеге объект ресурслар белән тәэмин итүче оешма – Яңа Чишмә ТКХ КҖП муниципаль унитар предприятиесенә файдалану өчен тапшыру стадиясендә тора.
Хезмәткәрләр биологик чистарту корылмаларын карап тотуга чыгымнарны ихтимал оптимальләштерү: химик реагентлар, электр энергиясе куллануны һәм башка чыгымнарны киметү максатларында объектны карап чыкты.
Урынга чыгу нәтиҗәләре, шулай ук оешма тәкъдим иткән өстәмә мәгълүмат чираттагы финанс елына ташландык су агызуга тарифлар формалаштырганда исәпкә алыначак.