Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Арча һәм Кукмара районнарында су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу системаларына капиталь ремонт эшләрен тикшерде

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

2021 елның 19 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 29 июлендәге «Су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешманың инвестиция һәм эшчәнлек программалары турында» 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек программалары үтәлешен тикшерү кысасында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Арча муниципаль районына «Водоканал - Сервис» ҖЧҖ, Кукмара муниципаль районының «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ һәм  «СТОК» ҖЧҖ бардылар.

Әлеге күчмә чаралар су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу буенча үзәкләштерелгән системаларының гамәлдәге объектларына капиталь ремонт эшләрен башкаруны тикшереп тору максатында башкарыла.

«Водоканал – Сервис» ҖЧҖ су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Гомуми 25200 халкы булган Арча шәһәрен һәм Арча муниципаль районын су белән тәэмин итә. Оешма өч каптировкаланган чишмәне эксплуатацияли, алардагы су Арча шәһәрендәге су алу манарасына кадәр 225 мм диаметрлы һәм 157,24 км озынлыктагы полиэтилен торбалар ярдәмендә җиткерелә.

Кукмара районының «ВодоТехноСервис»  оешмасы 19900 кешене су белән тәэмин итә.

«СТОК» ҖЧҖенең төп эшчәнлек төрләре – ташландык суларны агызу.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районының «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ һәм «СТОК» ҖЧҖ вәкилләре һәм Арча муниципаль районының «Водоканал – Сервис» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә, оешмалар тарафыннан 2020 елга тарифлар исәпкә алынган капиталь ремонт чараларының үтәлешен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International