ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе субъектларыннан килгән коллегалар белән берничә закон чыгару инициативасы турында фикер алышты

2021 елның 21 мае, җомга

2021 елның 21 маенда Казанда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты уртача сроклы перспективага тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыгын ачты. Чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә узды.

Дискуссия мәйданчыгында Россия Федерациясе субъектларында дәүләт тарафыннан тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу, Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкны һәм транспорт комплексын үстерү өлкәсендәге экспертлар катнашты.

Панель дискуссияләр спикерлары сыйфатында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе субъектларында тарифлар кую һәм монополиягә каршы җайга салу өлкәсендә башкарма органнар вәкилләре чыгыш ясады:

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе;

Удмуртия Республикасы Төзелеш, архитектура һәм энергетика министрлыгы;

Тыва Республикасы Тарифлар хезмәте;

Байкал аръягы краеның Тарифлар һәм бәя кую буенча төбәк хезмәте; Самара өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны җайга салу департаменты;

Омск өлкәсе Төбәк энергетика комиссиясе;

Воронеж өлкәсе Тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу департаменты;

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы,

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы;

Коммуналь хуҗалык һәм транспорт өлкәсендә җайга салынулы оешмалар.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В. Хәбибуллина ассызыклап узганча, дискуссия мәйданчыгы апрель аенда узган Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең практик семинары кысаларында оештырылган, анда тарифларны җайга салуның стратегик бурычлары куелды. Шундый бурычларның берсе булып, җитди тариф нәтиҗәләреннән башка, коммуналь хуҗалыкка озак сроклы инвестицияләр җәлеп итү тора.

Дискуссия мәйданчыгы кысаларында җайга салучы орган, шулай ук, хезмәттәшләргә һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга җылылык челтәрләре оешмалары һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу транзит оешмалары өчен критерийлар кертү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салуны кертү турында Тарифлар буенча дәүләт комитетының кайбер закон чыгару инициативалары турында фикер алышырга тәкъдим итте. Беренче инициатива инженерлык челтәрләрен тиешле дәрәҗәдә карап тоту белән кызыксынмаган намуссыз транзит оешмаларының килүен чикли, икенчесе – халыкка хезмәт күрсәтми торган һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү алар өчен профильле эшчәнлек булып тормаган оешмаларны җайга салудан читләшү.

Субъектлардагы җайга салучы органнар, шулай ук, ТКХ һәм электр энергетикасы өлкәсендә техник тоташтыру өчен оптималь чишелешләрне сайлау турында фикер алышты, Татарстан Республикасында пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру проекты белән танышты, тарифларны җайга салуга цифрлы сервисларны гамәлгә кертү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International