ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россиядә тарифларны җайга салуны үстерү мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыгын ачты

2021 елның 21 мае, җомга

  2021 елның 21 маенда Казанда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты уртача сроклы перспективага тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыгын ачты. Чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә уза.

 Дискуссия мәйданчыгында Россия Федерациясе субъектларында дәүләт тарафыннан тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу, Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкны һәм транспорт комплексын үстерү өлкәсендәге экспертлар катнашты.

 Спикерлар һәм панель дискуссияләрдә катнашучылар сыйфатында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Федерациясе субъектларында тарифлар кую һәм монополиягә каршы җайга салу өлкәсендә башкарма органнар вәкилләре чыгыш ясады:

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе;

Удмуртия Республикасы Төзелеш, архитектура һәм энергетика министрлыгы;

Тыва Республикасы Тарифлар хезмәте;

Байкал аръягы краеның Тарифлар һәм бәя кую буенча төбәк хезмәте; Самара өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны җайга салу департаменты;

Омск өлкәсе Төбәк энергетика комиссиясе;

Воронеж өлкәсе Тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу департаменты;

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы,

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы;

Коммуналь хуҗалык һәм транспорт өлкәсендә җайга салынулы оешмалар.

 Дискуссияләр үткәрү көнендә дүрт панель мәйданчык эшләячәк, алар кысаларында экспертлар РФ Хөкүмәтенең «Су үткәрү һәм (яки) канализация челтәрләренең һәм (яки) корылмаларының милекчеләрен һәм башка законлы хуҗаларын транзит оешмаларына кертү критерийларын һәм тәртибен билгеләү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салуны кертү, инженерлык челтәрләренә тоташтыру өлкәсендә бердәм стандартлаштырылган ставкалары билгеләүгә күчү, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, тарифларны җайга салуны цифрлаштыру буенча фикер алышу планлаштырыла.

Транспорт өлкәсе секциясендә «Татарстан Республикасында пассажирлар йөртүне яңарту» проекты концепциясен эшләү, Татарстан Республикасында транспорт хезмәтләре күрсәтүне цифрлаштыру мәсьәләләре актуаль булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International