Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Алтай краенда

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

2021 елның 24 маенда Алтай краеның Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу идарәсендә 2021 елгы тариф кампаниясен үткәрүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булып узды.

Идарә утырышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты. Очрашу барышында тарифларны җайга салу эшен цифрлаштыру, шулай ук ЭДО мобиль кушымтасыннан файдалану темасы турында сөйләштеләр. 

Эш визиты кысаларында Комитет рәисе Идарә бүлекләренең эше белән танышты, тарифлар билгеләгәндә актуаль проблемалар турында фикер алышты, билгеле бер киңәшләрен җиткерде. Алтай краеның Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Колосков, үз чиратында, тариф кампанияләрен уздыру тәҗрибәсе һәм тариф карарларын кабул иткәндә процедура моментлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International