2021 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Әлмәттә һәм Яр Чаллыда төзелә торган торак йортларны «Альметьевск-Водоканал» АҖ һәм «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ коммуналь челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Әлмәттә Гафиатуллин урамы, з/у 62 адресы буенча күпфатирлы күпкатлы торак йорт, Төзүчеләр проспекты, 76 адресы буенча «Алсу» микрорайонындагы күпкатлы торак йорт, Яр Чаллыда ЗЯБ поселогындагы 17А микрорайонында 17А-III-12 күпкатлы торак йорт, «Мәләкәс аръягы» торак районында 26 микрорайонның дүрт катлы торак йортлары үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтырылачак.
Моннан тыш, идарә утырышы барышында, тоташтырыла торган җылылык йөкләмәсенең егәрлек берәмлегенә исәпләгәндә, «Татэнерго» АҖ Зәй ГРЭС филиалының җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү мәсьәләсе дә каралды.