2021 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
Комиссия 2020 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык энергиясе өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.
Питрәч муниципаль районының «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП, «Энергоресурс» ҖЧҖ, «РСО ЭКО» ҖЧҖ, «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ предприятиеләре, шулай ук Тукай муниципаль районының «Коммуналь челтәрләр-Татарстан» ҖЧҖ, «Тукаевский-водоканал» ҖЧҖ предприятиеләре финанс хисапларын тәкъдим итте.
Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.