Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен гаризалар карады.
2021 елның 1 июленнән башлап, 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясы нигезендә контрольлек органнары профилактик визитлар үткәрә ала.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек бу көнне 200 миллион кешенең гомере «моңа кадәр» һәм «моннан соң»га бүленә – барлык шәһәрләр буенча дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы – батырлык һәм каһарманлык тулы 1418 көн башлана.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында «2035 елга кадәр чорга фаразлап, төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясе турында»гы мәсьәлә буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ил субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында Дәүләт Советы Президиумы утырышы уза, ул 2035 елга кадәрге чорга фараз белән, 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясенә багышланган. Утырыш барышында Россия Президенты торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү проблемаларын атады.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды.
Пассажирлар йөртү өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре 2022 елда кредит каникулларыннан файдалана алачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарны имзалаган. Кабул ителгән карар пассажирлар йөртү өлкәсендә эшләүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме җайга салынулы оешмаларның инвестицион программалары чаралары үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итә.
Татарстанда булган коммуналь комплекс инфраструктурасы тиз арада ремонтка мохтаҗ. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларының тузу дәрәҗәсе – 53%, җылылык белән тәэмин итү объектларыныкы – 51%.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 25.05.2022 ел, № 69-8/т-2022 карары үз көченә керде, ул Татарстан Республикасы территориясендә даими рәвештә пассажирлар йөртү маршрутлары буенча автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертә.