Россиядә халыкка сатыла торган газга бәяләр индексацияләнәчәк. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт карары нигезендә, газга күмәртәләп сату бәясе 3% артачак, газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтенә тариф 4% артачак.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш төркеме җайга салынулы оешмаларның эшчәнлек программаларын үтәү барышын тикшереп торуны дәвам итә. Шушы көннәрдә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Саба торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ һәм «Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ булдылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Алабуга районына эшлекле сәфәр кылды. Дәүләт комитеты җитәкчесе Алабугада районның чистарту корылмаларын карады, Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесендә булды, социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын һәм кунакларны дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлый!
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде.
Россия Хөкүмәте калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозуларга карата шикаятьләрне караячак башкарма хакимият органнарын билгели алачак. Мондый закон проекты бүген Хөкүмәт утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, мондый бәхәсләрне хәл итү өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Хөкүмәт утырышында коммуналь оешмаларга карата яңа таләпләр билгеләү турында фикер алышканнар. Хөкүмәт концессион килешүләр төзү тәртибендә кайбер нигезләмәләрне үзгәртергә тәкъдим иткән. Алар өстенлекле өлкәләрдә, мәсәлән, коммуналь инфраструктураны яңартуда дәүләт-шәхси партнерлык проектларында кулланыла, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын тормышка ашыру дәвам итә, ул татарстанлыларның җир кишәрлекләре чикләренә газны түләүсез җиткерү мөмкинлеген бирә. Газлаштыру газ бүлү челтәрләре булган торак пунктларда алып барыла.
Россия Президенты В.В. Путин икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Трансляция - http://kremlin.ru/events/president/news/68580.