Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 25.05.2022 ел, № 69-8/т-2022 карары үз көченә керде, ул Татарстан Республикасы территориясендә даими рәвештә пассажирлар йөртү маршрутлары буенча автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертә.
Үзгәрешләр, шул исәптән, тариф гаризасын бирү срокларына да кагыла. Җирле үзидарә органнары өчен тарифлар билгеләү буенча тәкъдимнәрне тапшыру срогы 1 июльгә кадәр билгеләнгән. Юл бәясе бер календарь елга билгеләнә. Җайга салу органы шулай ук үз инициативасы буенча тарифларны билгеләү мөмкинлеген дә карады.
Кабул ителгән документ белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.