Хәтер шәме

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек бу көнне 200 миллион кешенең гомере «моңа кадәр» һәм «моннан соң»га бүленә – барлык шәһәрләр буенча дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы – батырлык һәм каһарманлык тулы 1418 көн башлана.

15-22 июньдә «Хәтер шәме» бөтенроссия онлайн-акциясе уза. Теләгән һәркем деньпамяти.рф  сайтында шартлы шәм «кабыза» ала.

«Хәтер шәме» ел саен «Буыннар хәтере» фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә торган «Кызыл канәфер» россиякүләм хәйрия акциясенең тәмамлануы булачак. Сайтта кабызылган шәмнәрнең гомуми саны өчен фонд хәзерге вакытта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча бүлеп бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International