Татарстанда булган коммуналь комплекс инфраструктурасы тиз арада ремонтка мохтаҗ. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларының тузу дәрәҗәсе – 53%, җылылык белән тәэмин итү объектларыныкы – 51%.
Республикада суүткәргеч челтәрләрнең 32% тирәсе, канализация челтәрләренең 38% тирәсе, җылылык челтәрләренең 37% тирәсе алмаштырылырга тиеш. Министрлык бәяләвенчә, Татарстан буенча вәзгыять тулаем ил буенча караганда яхшырак күренсә дә, тармак вәкилләре чаң суга: вакытында ремонт ясалмаса, ул аварияләргә китерә, һәм аларның күбесе су белән тәэмин итү өлкәсенә туры килә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитеты, «Водоканал» МУП вәкилләре коммуналь инфраструктура тузуы нәтиҗәсендә ихтимал куркынычларны булдырмау механизмнары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров сүзләренә караганда, республикада коммуналь инфраструктураны торгызуга агымдагы елда бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 13,9 млрд.сум каралган.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының тузган һәм авария хәлендәге челтәрләре 70% җиткән, Казанда «Водоканал» МУП инвестиция программасы тормышка ашырыла. Программа кысаларында коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча 60 чара үткәрү планлаштырыла. Бөтен чорга инвестиция программасын финанслауның план күләме – 6,9 млрд. сум.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина аңлатып узганча, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең инвестиция программасын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Казан шәһәре өчен гражданнарның түләвен арттыруга озак сроклы чик индексларны килештергән.
2022 елның 1 июленнән индексның күләме 13% тәшкил итәчәк. Казанда, инвестиция программасын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 1 июльдән халык өчен суга тариф – өстәмә хак салымы белән 24,80 сум/куб.м, ташландык су агызуга тариф – өстәмә хак салымы белән 27,60 сум/куб.м.