Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме җайга салынулы оешмаларның инвестицион программалары чаралары үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итә.
Кичә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре «Водоканал» МУП 2022-2028 елларга инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән таныштылар. Инвестиция программасы су белән тәэмин итү өлкәсендә 46 чара һәм ташландык су агызу өлкәсендә 14 чараны гамәлгә ашыруны күздә тота.
Комитет вәкилләре Чистай урамындагы 3 нче Төньяк коллектор участогын, Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәрге участокта реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар. Участокта су белән тәэмин итүнең тузган челтәрләре яңа торбаүткәргечләргә санация ысулы белән, полимер җиңсә кулланып алмаштырылачак. Үзлектән агучы коллекторны реконструкцияләү Казан шәһәренең Яңа Савин, Совет районын (Дәрвишләр бистәсе) өзлексез су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Эшләр этаплап алып барыла һәм 2024 елда тәмамланачак.