Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты чираттагы Баланс комиссиясе утырышын уздырды. Комиссия Татарстанның Биектау районында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алышты. «Теплокоминвест» ҖЧҖ, «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ, «РСС-Комфорт» ҖЧҖ, «Бөреле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Коркачык челтәрләре» ҖЧҖ, «Полигон» ҖЧҖ хисаплары каралды.