Пассажирлар йөртү өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре 2022 елда кредит каникулларыннан файдалана алачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарны имзалаган. Кабул ителгән карар пассажирлар йөртү өлкәсендә эшләүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.
Сүз шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара автотранспортында йөртү, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында йөртү турында бара. Хәзер бу өлкәдә эшләүче эшкуарлар, КУЭ секторының кайбер башка тармаклары вәкилләре белән беррәттән, кредитны кире кайтару буенча кичектереп түләү мөмкинлеген ала яки ташламалы чор дәвамында түләүләр күләмен киметә алачак.
Кредит каникулларына кредит килешүен 2022 елның 1 мартына кадәр төзегән заемчылар дәгъва итә ала. Түләүләрне кичектереп түләү яисә киметү мөмкинлеген алу өчен 2022 елның 30 сентябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кредит каникулларының максималь чоры – алты ай.