Профилактик визитлар: сораулар һәм җаваплар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

2021 елның 1 июленнән башлап, 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясы нигезендә контрольлек органнары профилактик визитлар үткәрә ала.

Профилактик визитлар – контрольлек органы хезмәткәре белән профилактик әңгәмә ул, аның кысаларында инспектор гражданнарга һәм оешмаларга түбәндәгеләрне хәбәр итә:

* мәҗбүри таләпләр турында

* контрольлек объектларының хәтәрлек критерийларына туры килүе турында

* хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителгән ысуллары турында

* контрольлек (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында

Контрольлек органы профилактик визит үткәрүне түбәндәгеләргә тәкъдим итәргә тиеш:

* билгеле бер өлкәдә эшчәнлекне гамәлгә ашыруга керешүче затларга (эшчәнлек башланганнан соң бер ел эчендә)

* контрольлек объектлары чиктән тыш югары, югары һәм шактый хәтәрлек категорияләренә кертелгән затларга

Калганнары өчен профилактик визит профилактика буенча контрольлек органы тарафыннан расланган программа нигезендә үткәрелә.

Контрольлек органы контрольлектәге затка аны үткәрүгә кадәр 5 эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш. Тик контрольлектәге зат профилактик визитка кадәр 3 эш көненнән дә соңга калмыйча чарадан баш тартырга хокуклы.

Тулырак мәгълүмат безнең мәгълүмат битләрендә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә бизнесны тикшерү өчен мораторий кертелде. Чара планлы һәм планнан тыш тикшерүләр буенча кече, урта бизнес һәм эре компанияләр өчен 150 контрольлек төренә кагыла. Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан мораторий бозылган очракта, эшкуарлык җәмәгатьчелеге Россия Икътисадый үсеш министрлыгының электрон почтасына (proverki.net@economy.gov.ru электрон адресына) яза ала. Контрольлек органы карары белән килешмәгән очракта, теләүчеләр судка кадәр шикаять бирү системасы буенча шикаять бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International