Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында Дәүләт Советы Президиумы утырышы уза, ул 2035 елга кадәрге чорга фараз белән, 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясенә багышланган. Утырыш барышында Россия Президенты торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү проблемаларын атады.
«Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү проблемасы катлаулы кала. Челтәрләрнең гомуми тузу дәрәҗәсе – 40 проценттан артык. Бу хакта мин Петербургтагы форумда да әйткән идем бугай. Моннан нәтиҗәсезлек килеп чыга һәм югалтулар, ахыр чиктә, предприятиеләр, гражданнар җилкәсенә төшә.
Без монда бик күп карарлар кабул иттек, кулай икътисадый модель эзләдек, шул исәптән идарәче компанияләр белән эшләү буенча да: ягъни аларга зур вәкаләтләр бирдек, аларны кыскарттык та, көндәшлек өчен дә шартлар тудырдык, янә бердәм идарә үзәге оештыруга әйләнеп кайттык.
Әмма, тормыш күрсәткәнчә, төбәк башлыклары минем белән килешерләр дип уйлыйм, – без торак-коммуналь хуҗалык иске инфраструктурада эленеп торганда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфатын күтәрүдә реаль үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз. Урындыкларны төрлечә куярга, төрле карарлар кабул итәргә мөмкин икән, ләкин, тупас итеп әйткәндә, аңа карап кына черек торбалар әллә ни үзгәрмәячәк.
Ышанам ки, челтәрләрне, башка инфраструктураны күләмле яңарту – ул, чыннан да, ТКХ системасы проблемаларын хәл итү ачкычы булачак, һәм бу бигрәк тә гражданнар өчен алдан фаразланыла торган, үтә күренмәле һәм аңлаешлы тарифларны тәэмин итү өчен мөһим. Менә ни өчен, белгәнегезчә, ТКХ модернизацияләү буенча комплекслы программаны эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттем мин. Аның төп максаты – берләштерү, бирегә саллы инвестицияләр җәлеп итү: аларның күләме берничә тапкыр артырга тиеш. Шул ук вакытта илдә тузган челтәрләрне, металл, техника, үзебезнең җиһазлар һәм материалларны алыштыру өчен кирәк булган бөтен нәрсә эшләнә.
Шулай итеп, без төзелеш һәм чиктәш тармакларга йөкләнәчәкбез, киләсе елларга эш урыннары булдырачакбыз һәм кешеләр яхшы якка реаль үзгәрешләр күрәчәк. Кыскасы, эшкә этаплап тотынырга, чигенмичә генә, беренче карашка авыр мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Конкрет бурыч – тузган челтәрләрнең ел саен кимүенә ирешү», – диелә Россия Президенты чыгышы стенограммасында.