Инвестицион программа чаралары үтәлешен, акчаларны максатчан куллануны, шулай ук сроклар үтәлешен контрольдә тоту максатында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының инвестиция программалары бүлеге хезмәткәрләре «Татэнерго» АҖ филиалы Казан җылылык челтәрләре объектларына чыктылар.
Россия Федерациясендә 84 төбәктә транспорт инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла: яңа заманча магистральләр, күперләр һәм юл үткәргечләр төзелә, заманча технологияләр һәм материаллар кулланыла, интеллектуаль транспорт системалары кертелә, трассаларның сакланышы арта.
Эшче тариф комиссиясенең беренче утырышы булды, анда 2024 елга «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ һәм «РСК «Инженерлык технологияләре» ҖЧҖ өчен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә беренчел тарифларны исәпләү буенча фикер алыштылар.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина экология һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү проблемалары буенча Проект офисының ачык утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы ВКС форматында икенче очрашу үткәрде.
«Казэнерго» АҖ Казанның иң эре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының берсе булып тора. 56 ел дәвамында компания казанлыларның йортларын җылылык белән уңышлы тәэмин итә, шулай ук башкаланың тышкы яктырту мәсьәләләрен дә хәл итә.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында гомуми белем бирү оешмалары өчен туклану хезмәте күрсәтүче оешмалар эшчәнлеге мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Арча, Лениногорск, Азнакай, Кукмара районнары һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетлары белән берлектә продукциянең бәясен формалаштыру һәм өстәмә бәяләрне куллану турында фикер алыштылар
Минзәлә муниципаль районында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина гражданнарны кабул итте. Район халкы тарифларны формалаштыруга кагылышлы иң борчыган сорауларны күтәрде:
Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров җайга салынулы оешма вәкилләре белән берлектә Юртово бистәсендәге чистарту корылмаларын, шәһәрнең су алу корылмасын һәм су чистарту станциясен, автотранспорт предприятиесен һәм котелныйларны карап чыктылар.
Түбән Кама шәһәрендә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Экспертлар советының һәм ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы узды.