«Казэнерго» АҖ Казанның иң эре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының берсе булып тора. 56 ел дәвамында компания казанлыларның йортларын җылылык белән уңышлы тәэмин итә, шулай ук башкаланың тышкы яктырту мәсьәләләрен дә хәл итә.
Җылылык энергиясе 125 котельныйда җитештерелә, башкала халкының 25% җылылык белән тәэмин итә. «Казэнерго» тарафыннан җылылык кулланучыларның гомуми саны 3 481 объект тәшкил итә. Шуларның 327се социаль өлкә объектлары: мәктәпләр, балалар бакчалары һәм 1970 күпфатирлы йорт.
Оешма ел саен ышанычлылык, энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен яхшыртуга һәм күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инвестиция программаларын гамәлгә ашыра.
«Казэнерго» АҖнең җылылык энергиясенә тарифлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан көйләнә. Бүген ведомство экспертлары кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү буенча алып барылган эшләрне карадылар:
1. Лукницкий урамы, 4 бинасы янында (Музыкальная урамы 8, 10 буенча котельный), Слободская урамы, 23, П.Базарная, 1 буенча урнашкан торак йортларның җылыту үткәргечләрен алмаштыру.
Хәзерге вакытта изоляцияле яңа ППУ торбалар салынган һәм туфрак белән күмелгән. Алга таба җылылык изоляциясе белән, эретеп ябыштырылган җөйләрне чистарту һәм буяу эшләре үткәрелә. Коеларны урнаштыруга әзерлек бара, аннары төзекләндерүгә керешәчәкләр. Объект 70% дәрәҗәсендә әзер.
2. Лукницкий урамы, 6, Октябрьнең 25 еллыгы, 2/7 буенча торак йортларда (Музыкальная урамы 8, 10 буенча котельный) җылыту үткәргечләрен алыштыру.
Хәзерге вакытта эшләр тәмамланган.
3. Җылылык үткәргечләрен алыштыру (Катанов тыкрыгы, 3 буенча котельный).
Хәзерге вакытта Маяковский урамындагы 3 нче йорт янында торбаүткәргеч демонтаж ителә һәм бетон улаклар чистартыла. Маяковский урамындагы 4а йорт янындагы участокта торбаүткәргеч җәелгән, юлның асфальт япмасы торгызылган. Объектларның әзерлеге – 55%.
Дәүләт комитеты экспертлары билгеләп үткәнчә, объектларны күчмә тикшерү нәтиҗәләре киләсе көйләү чорына «Казэнерго» АҖ өчен җылылык энергиясенә тарифлар билгеләгәндә исәпкә алыначак.