Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында гомуми белем бирү оешмалары өчен туклану хезмәте күрсәтүче оешмалар эшчәнлеге мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Арча, Лениногорск, Азнакай, Кукмара районнары һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетлары белән берлектә продукциянең бәясен формалаштыру һәм өстәмә бәяләрне куллану турында фикер алыштылар, атап әйткәндә:
Хәзерге вакытта республикада 1410 мәктәп бар, аларда 483 мең бала белем ала, шуларның 465,1 меңе тукландырыла (шулардан 1-4 сыйныф укучылары: 222,5 мең кеше (100%), 5-11 сыйныф укучылары: 242,6 мең кеше (93,2%)). Туклануны оештыручы читтәге 14 оешма 868 мәктәпкә хезмәт күрсәтә, калган мәктәпләр туклануны үзләре оештыра. Башлангыч мәктәп укучылары кайнар ризыкны бушлай алалар. Татарстан Республикасының 45 муниципаль районында күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен ташламалы туклану оештырылган (36,1 мең кеше). Шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында менюның берничә варианты бар, шул исәптән махсус туклануга мохтаҗ укучылар өчен дә.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның сыйфатлы кайнар туклануын оештыру мәсьәләсе элек 2023 елның апрелендә Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында тикшерелгән иде.