ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина экология һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү проблемалары буенча Проект офисының ачык утырышында катнашты.
Утырышның көн тәртибендә – «Инцидент менеджмент» мәгълүмат системасы һәм «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы аша килә торган экология һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге актуаль проблемаларны тикшерү.
2022-2023 елларда экология һәм ККК белән бәйле мәсьәләләр массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан 40 миллионнан артык кеше аудиториясен колачлап, 4 меңнән артык мәкаләдә билгеләп үтелгән. 2023 елның беренче яртысында «Инцидент менеджмент» системасында социаль челтәрләрдән 1838 татарстанлыдан хәбәр теркәлгән, «Госуслуги. Решаем вместе» кире элемтә платформасы аша ике тема буенча да 1 меңгә якын мөрәҗәгать һәм «Халык контроле» системасы аша 4 мең тирәсе мөрәҗәгать алынган. Шәһәрлеләр фикеренчә, әйләнә-тирә мохиткә түбәндәгеләр тискәре йогынты ясый: сәнәгать предприятиеләре (68%), кешеләр һәм халык (60%), автомобильләр һәм транспорт (54%), чүплекләр, чүп-чар, калдыклар (52%).
Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин гражданнарның мөрәҗәгате буенча экологик теманың актуаль мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, экология мәсьәләләре иң өстенлекле исемлектә тора һәм бу социаль сораштыру нәтиҗәсе белән раслана. Сораштыру нәтиҗәләре буенча респондентларның 81 проценттан артыгы экология проблемалары белән кызыксына, татарстанлыларның 73,5 проценты экологик чараларда актив катнаша.
Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең актуаль мәсьәләләре турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле сөйләде, ә ККК белән эш итү реформасы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы министры урынбасары хәбәр итте.
2023 ел башыннан ККК белән эш итү буенча коммуналь хезмәтнең сыйфаты буенча сорау кискен тора. Халык чүп-чарны вакытында чыгармауга, калдыкларны җыю өчен контейнерлар җитмәүгә, рөхсәтсез чүплекләрдән зарлана һәм, әлбәттә, хезмәт өчен исәпләү буенча сораулар туа, ә аны күрсәтү сыйфаты канәгатьләнерлек түгел.
Искәртеп узабыз, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ай саен ККК штабы утырышы уза, анда бу өлкәдә иң проблемалы мәсьәләләр карала. Утырышлар региональ операторлар, башкарма комитетлар, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы, «Татэнергосбыт» АҖ һәм башкалар вәкилләре белән уза.