«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру: юлларны гына түгел, транспортны да яхшыртабыз

2023 елның 7 июле, җомга

Россия Федерациясендә 84 төбәктә транспорт инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла: яңа заманча магистральләр, күперләр һәм юл үткәргечләр төзелә, заманча технологияләр һәм материаллар кулланыла, интеллектуаль транспорт системалары кертелә, трассаларның сакланышы арта.

Илкүләм проект кысаларында халык өчен мөһим булган «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты бар, аның ярдәмендә РФ төбәкләрендә пассажир транспортын яңарту мөмкинлеге барлыкка килде: автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар. Пассажир транспортының тотрыклы үсеше һәм нәтиҗәле эшләве халыкның тормыш сыйфатын арттыру һәм шәһәрләр икътисадының социаль-икътисадый үсешенең кирәкле шарты булып тора.

Ташучыларның һәм пассажирларның икътисадый мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү максатыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты пассажирлар ташу өлкәсендә транспорт хезмәтләренә тарифлар билгели. Тарифларны исәпләү һәм билгеләү муниципаль районнарның башкарма комитетларыннан килгән гаризалар нигезендә башкарыла һәм юл йөрү өчен түләү ысулларына һәм хезмәт күрсәтү шартларына бәйле.

Искәртеп узабыз, 2022 елдан башлап, транспорт хезмәтләренә тарифлар Дәүләт комитеты тарафыннан расланган Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга җайга салына торган тарифларны билгеләү тәртибенә ярашлы рәвештә бер елга билгеләнә.

Шулай ук тарифларны куллануны контрольдә тоту һәм предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу максатларында, Дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә тарифларын көйләү һәм контроль бүлеге хезмәткәрләре транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә җайга салына торган оешмаларга чыгалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International