Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе  Рамил Шәйсуваров  җайга салынулы оешма вәкилләре белән берлектә Юртово бистәсендәге чистарту корылмаларын, шәһәрнең су алу корылмасын һәм су чистарту станциясен, автотранспорт предприятиесен һәм котелныйларны карап чыктылар.

Минзәлә шәһәреннән 2 км ераклыкта урнашкан Юртово бистәсендә чистартылмаган агынты сулар Елховка елгасына ташлана һәм бөтен районның әйләнә-тирә мохитенә һәм экологик иминлегенә зыян китерә. Үзәкләштерелгән су агызу системаларының чистарту корылмаларын төзү һәм модернизацияләү буенча республика программасы ярдәмендә Юртовода компактлы заманча биологик чистарту корылмалары төзелә. БЧК «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ тарафыннан файдаланыла. Предприятие генераль директоры Рәсим Габдрахманов сүзләренә караганда, хәзер чистарту корылмаларына 53 шәхси йорт, күп фатирлы йортларда 65 фатир, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы тоташтырылган. Поселокның актив үсеше белән бәйле рәвештә киләчәктә төзелгән йортларны да тоташтыру планлаштырыла. Хәзер кулланучыларның агынты сулары махсус бактерияләр ярдәмендә берничә чистарту баскычы аша үтә. Ә павильонда оператор күзәткән бактерияләр өчен махсус режим саклана. Районда тагын 3 шундый ук БЧК төзү планлаштырыла.

«Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ – динамик үсештә булган предприятие, ул инде 16 елдан артык Минзәлә халкына, бюджет оешмаларына һәм сәнәгать предприятиеләренә су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә. Су алу корылмасында Лариса Хәбибуллинага шәһәр халкы краннарына су керткәнче су әзерләү технологиясе турында җентекләп сөйләделәр. Минзәләлеләрне эчәр су белән тәэмин итү өчен Түбән Кама сусаклагычы суы кулланыла, ул берничә баскыч чистарту һәм зарарсызландыру үтә. Предприятие хезмәткәрләре һәр сәгать саен химик һәм бактериологик анализ өчен су пробаларын алалар.

Сәфәр барышында шулай ук ремонт эшләрен оештыру һәм башкаруның инвестиция программасы үтәлешен мониторинглау да уздырылды. Барлык планлаштырылган эшләр график буенча башкарыла. Гамәлгә ашырылган чаралар объектларны авариясез эксплуатацияләүне һәм технологик җиһазларның өзлексез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Яңа кулланучыларны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташтыру Дәүләт комитеты билгеләгән тарифлар буенча бара.

Кулланучыларны җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ 5,2 км озынлыктагы 123 котельныйга һәм җылылык челтәренә хезмәт күрсәтә (ике торбалы исәпләүдә). Социаль әһәмияткә ия объектлар –  1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен һәм тулай торакны җылыта торган 2 котельныйны караганда, Лариса Хәбибуллина болай дип билгеләп үтте: «Котельныйлар яхшы хәлдә, хәзерге вакытта җылыту сезонына әзерлек эшләре алып барыла».

Программада киләсе объект «Минзәлә АТП» ҖЧҖ булды. Ремонт цехы, балта остасы цехы, көн саен карау һәм техник хезмәт күрсәтү зонасы, шулай ук ремонт таләп итә торган пассажирлар хәрәкәтләнүче составы каралды. Предприятие директоры Рамил Кәримов сөйләгәнчә, 2022 елда пассажирлар агымы 310 мең пассажир тәшкил иткән, 2023 елда 321 меңгә кадәр арту көтелә. Барлыгы 3 шәһәр маршруты һәм 5 шәһәр яны маршруты эшли. Күчмә составны нигездә ПАЗ автобуслары тәшкил итә. Шулай ук очрашуда автотранспорт тармагының проблемалы мәсьәләләре һәм предприятиене үстерү буенча планнар турында фикер алыштылар.

Шунысы кызык, Минзәлә АТП территориясендә төрле маркалы ретро автомобильләр музее урнашкан. Хәзер монда ЗИЛ-157, ПАЗ, ГАЗ-69, Москвич һәм ЛУАЗ һ.б. бар. Рамил Кәримов Россиянең һәм Азиянең барлык почмакларыннан җыелган коллекцияне тулыландыра. Шәһәр халкы һәм кунаклар бу урынны яраталар.

Эш сәфәре азагында Лариса Хәбибуллина газлаштыру программасы, ягъни газүткәргечләрне гражданнарның җир участоклары чикләренә бушлай кертү барышы белән танышты. Бүгенге көндә программада катнашу өчен барлыгы 374 гариза бирелгән, шуларның 221е кабул ителгән. Газүткәргеч 174 йорт хуҗалыгында яшәүчеләрнең участогы чикләренә җиткерелгән, 118 йорт хуҗалыгы тоташтырылган һәм газдан файдалана.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International