ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет 2023 елга эш планы турында фикер алышты

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы ВКС форматында икенче очрашу үткәрде.

Киңәшмә барышында 2023 елга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышларын үткәрү планы турында фикер алыштылар һәм расладылар.

Эш планы өстәмә рәвештә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылачак.

Фикер алышу вакытында республиканың гомуми белем бирү оешмаларында туклануга өстәмә бәяләр билгеләү, районнарда җәмәгать транспортын үстерү һәм медицина калдыкларын чыгаруны оештыру мәсьәләләре каралды.

Шулай ук Иҗтимагый совет әгъзалары республика районнарында күчмә кабул итү үткәрү инициативасы белән дә чыктылар. Шулай итеп, Түбән Кама муниципаль районында гражданнарны кабул итү кысаларында, рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашында, август аенда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узачак. Район составына Түбән Кама шәһәре, Кама Аланы штп., 61 торак пункттан 15 авыл җирлеге керә һәм район халкының да мөрәҗәгатьләре аз түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International