Түбән Кама шәһәрендә уртак күчмә утырыш үткәрү турында

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәрендә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Экспертлар советының һәм ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы узды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:

  • Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының икътисадый үсеш драйверлары буларак яңа транспорт коридорларын формалаштыру;
  • Татарстан Республикасы территориясендә М-12 «Мәскәү - Казан - Екатеринбург» тиз йөрешле автомобиль юлы участогы төзелеше мисалында юл инфраструктурасын нәтиҗәле үстерү;
  • Түбән Кама муниципаль районында юл эшләре программасын гамәлгә ашыру барышы;
  • «Хөкүмәт сәгате»нә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы халкын транспорт белән тәэмин итү;
  • Түбән Кама шәһәрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру чаралары;
  • Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары проектлары;
  • 2023 елның беренче яртыеллыгында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшчәнлеге турында хисаплар.

Күчмә утырыш кысаларында катнашучылар «Түбән Кама» сәнәгать паркында һәм «Горэлектротранспорт» МУП булдылар, шулай ук Кама елгасы аша күпер һәм автомобиль юлы төзелеше барышы белән таныштылар.

 

Фото чыганагы: gossov.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International