Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
1. “Лесная Усадьба” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр” ААҖ филиалы – Казан район нефтьүткәргеч идарәсе өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
Мәсьәлә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.