Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды

2014 елның 29 августы, җомга

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды. Документка  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйды. Имзаланган килешү нигезендә, республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена кимендә 6 420 сум күләмендә минималь хезмәт хакы (компенсация түләүләрен һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне кертеп) билгеләнә. Бу  - эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменә максималь дәрәҗәдә якын булган минималь хезмәт хакы.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республика өчен бу көнне, тарихи көн, дип бәяләргә мөмкин. Ул мондый Килешүгә икенче тапкыр кул куелуын  искә төшерде. Беренчесе 2007 елда имзаланган иде. Хезмәт хакының минималь күләме арту – халыкның тормышын яхшырту мәсьәләсендә бик мөһим адым, диде Илдар Халиков.  Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумы дәрәҗәсендәге хезмәт хакы стандартына, аннан соң инде – минималь куллану бюджеты күләменә якынлашырга тырышу кирәк, дип билгеләп үтте.

ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты,   Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы рәисе Александр Лаврентьев, үз чиратында, Килешүгә кул куелганнан соң икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында ил буенча уртача күрсәткечкә (“Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль   закон нигезендә билгеләнгән  минималь хезмәт хакы аена 5 554сум тәшкил итә) караганда югарырак  минималь хезмәт хакы билгеләнәчәк, дип искә төшереп үтте.

Безнең белешмә:

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.07.2014 ел, №536 карары нигезендә, Татарстан Республикасында 2014 елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләме җан башына – 6 961 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 7 440 сум, пенсионерлар өчен – 5 709 сум, балалар өчен – 6 851 сум итеп расланды.

Бу хакта тәфсиллерәк язма белән түбәндәге адрес буенча танышырга була - https://prav.tatar.ru/docs/post/post1.htm?page=2&pub_id=256283 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International