Генерацияләү компанияләре – электр энергиясен (егәрлек) күпләп сату базарларына җибәрүчеләр игътибарына!

2014 елның 22 августы, җомга

Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 14.08.2014 ел, №СЗ-8826/12 мәгълүмати хаты (http://www.fstrf.ru/press/news/1845) нигезендә, 2014 елның 1 сентябренә кадәр Россия Федераль тарифлар хезмәтенә күпләп сату базарларының бәя зоналарына берләштерелгән, егәрлекне конкуренция нигезендә сайлап алуга бәя заявкаларында үзләренә карата иң югары бәяләр күрсәтелгән Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә урнашкан электр станцияләренә карата, шулай ук мәҗбүри режимда электр энергиясен һәм егәрлеген җибәрүче генерацияләү объектларына карата 2015 елда егәрлек һәм электр энергиясе бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүмат тапшырырга кирәк.

Югарыда күрсәтеп үтелгән хатта шулай ук бәяләр (тарифлар) билгеләү турында гаризаларны рәсмиләштерүгә карата таләпләр һәм кушып бирелә торган материаллар исемлеге китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International