Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
1. “Чаллы ш. 17 А микрорайонының III чират күп катлы торак йортлары” - “ДОМКОР” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең Чаллы җылылык челтәрләре җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.
Мәсьәлә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.