РФ субъектларында шәһәр яны тимер юлының размеры төбәкләр хөкүмәтләре заказы нигезендә гамәлгә китерелә

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән, шәһәр яны пассажир компанияләре тарафыннан РФ субъектларына үткәндәге чор өчен регулировкалана торган тарифлар буенча пассажирлар ташу нәтиҗәсендә барлыкка килгән бурычларны хәл итү буенча килешүләр проектлары җибәрелгән.

2014 елда Россия Федерациясенең 5 субъектында (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһ., Адыгея Республикасы һәм Астарахань өлкәсе) инфраструктурага льготалы бәяләрне исәпкә алып пассажирлар ташу табыш белән башкарыла.

Пассажирлар ташучы компанияләрнең чыгымнарына тулысынча компенсация ясау РФ 7 субъектында гына планлаштырыла.

12 төбәк шәһәр яны пассажир компанияләре чыгымнарының 80% артыграгына компенсация ясый. Татарстан Республикасы ды бу исәпкә керә (84%).

 15 субъект шәһәр яны пассажир компанияләренең 50-80% чыгымнарын каплый.

Компенсация ясарга каршы булган субъектлар да бар, мондыйлар 28 төбәк. Аларда чыгымнарның 50 процентына да компенсация ясый алмыйлар.

РФ өч субъектында – Ставрополь крае, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә шәһәр яны тимер юлында пассажирлар ташуга бөтенләй субсидия каралмаган.

Материалны“РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының матбугат хезмәте тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International