Казанда 6 августтан “Тимер юл вокзалы – Борисково” №3 трамвай маршруты яңадан ачылды. Трамвай көн саен “Тимер юл вокзалы – Г.Тукай урамы - Вахитов мәйданы – Техническая урамы – Кулагин урамы – Авангард урамы – Борисково торак массивы” маршруты буенча йөри.
Маршрут 5:16 – 22:23 сәгатьләрдә эшли, “Тимер юл вокзалы” станциясеннән беренче рейска 6:00 сәгатьтә кузгала, “Борисково торак массивы” станциясеннән соңгы рейска 21:10 сәгатьтә китә.
“Пик сәгатьләре”ндә 6-7 минут саен 10 трамвай, көндез 12-13 минут саен – 5, кичен 20 минут саен 3 трамвай йөриячәк, дип хәбәр ителә Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетыннан.
“ТемаКазань” мәгълүмат агенлыгы. Бу хакта тулырак язманы сайтта (http://www.temakazan.ru/news/transport/item/13698/) укырга була.