“Тимер юл транспортында пассажирлар, багаж һәм йөк багажы ташуның яңа кагыйдәләрен раслау турында”19 декабрь, 2013 ел, №473 РФ Транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә, урыны күрсәтелмәгән электричка билетын кире кайтарып булмаячак.
Боерыкта билетларны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша сату мөмкинлеге каралган. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша сатып алына торган абонемент билетларының яңа төрләре гамәлгә кертелгән.
Шәһәр яны поездларына абонемент билетларының яңа төрләре (“эш көне”, “көндәлек” билетлар, билгеле бер санда юл йөрүгә билетлар) гамәлгә кертелгән.
Билетлар шәһәр яны поездында барганда гына түгел, барып җиткәч тә тикшереләчәк. Ачыкланган “куяннар” билгеләнеш станциясендә билет бәясен һәм билет рәсмиләштерүгә җыемны түләргә тиеш булачак.
Шәһәр яны поездында урыннары күрсәтелмәгән бер тапкыр бару өчен бирелгән билетларны кире кайтарып булмаячак. Фәкать мондый поездларның хәрәкәтендә бер сәгатьтән күбрәк вакытка планда каралмаган тәнәфес кертелгәндә генә билетларны кире тапшырып булачак. Боерыкта шулай ук электрон билеттан файдалану нигезендә пассажирлар ташуның үзенчәлекләре аңлатып язылган.
Багаж вагоныннан файдаланмыйча гына багаж ташу – бер өлеше багаж ташу өчен махсус җиһазланган пассажирлар вагонында багаж алып бару мөмкинлеге каралган.
Вагоннар белән йөк багажлары ташу тәртибе билгеләнгән. Биредә сүз йөк багажы ташу өчен транспорт оешмасы поезды составына тимер юл составының башка операторларына караган пассажирлар паркы вагоннарын кертү турында бара.
Вокзаллар, поездлар һәм башка объектлар инвалидларга хезмәт күрсәтүдән комачаулыксыз файдалану мөмкинлеге бирердәй махсус җайланмалар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу – халыкка транспорт хезмәте күрсәтүче оешмалар, инфраструктуралар хуҗалары һәм бу өлкәдә эшләүче башка оешмалар бурычы.
РФ Юстиция министрлыгында 2014 елның 24 июлендә теркәлгән. Теркәүгә алу номеры – 33244