Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 19 августта 9:00 сәгатьтә “Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларында керемнәрне һәм чыгымнарны аерым исәпкә алу системасын эшләүдә принципиаль мәсьәләләр һәм гамәли чишелешләр” темасына семинар-киңәшмә үтәчәге турында хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган препаратлар исемлегенә кертелгән даруларга бәя арттырган өчен җәзаны катгыйландыру инициативасы белән чыкты, дип хәбәр итте сишәмбе көнне “Интерфакс”ка РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Олег Салагай
Россиянең ФТХнең 2015 елның 20 июлендәге 8480/5 номерлы гарызнамәсе нигезендә барлык җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга 2015 елның 30 июленә кадәр БМАС системасы буенча үрнәк рәвешендә 2015 елның 1 яртыеллыгы өчен ягулык сатып алу һәм куллану күләмнәре буенча фактта формалашкан бәяләр турында мәгълүмат тапшырырга кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2015 елның 14 августында, 2015 елның 7 июлендә кабул ителгән Пр-184 номерлы Боерык нигезендә, 2015 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясау мәсьәләсендә мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыруның вакыты бетә. Боерыкта билгеләнгән вакыт эчендә хисап тапшырмаган җайга салынулы оешмаларга таләп ителүче мәгълүматны тулы күләмдә ашыгыч рәвештә тапшырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1998 елның 24 июнендә кабул ителгән “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 89-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясы нигезендә җитештерү һәм куллану калдыклары (алга таба – калдыклар) дигәндә җитештерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү процессында яки куллану процессында барлыкка килгән, юк ителә торган, әлеге Федераль закон нигезендә юк итү өчен билгеләнгән яки юк ителергә тиешле матдәләр яки предметлар аңлашыла.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Федераль тарифлар хезмәтенең 2015 елның 25 мартындагы 517-э номерлы боерыгы (сылтама) нигезендә Татарстан Республикасы оешмасы – “Балык Бистәсе Су каналы” ҖЧҖнең Табигый монополияләр субъектлары реестрына кертелүе хакында хәбәр итә.