Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары игътибарына!

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 19 августта 9:00 сәгатьтә “Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларында керемнәрне һәм чыгымнарны аерым исәпкә алу системасын эшләүдә принципиаль мәсьәләләр һәм гамәли чишелешләр” темасына семинар-киңәшмә үтәчәге турында хәбәр итә.

Семинар-киңәшмә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында, киңәшмәләр залында үтәчәк, 4 нче кат (Пушкин ур., 66/33 йорт).

Семинар-киңәшмәгә Татарстан Республикасындагы 2015 елның 1 августына кадәр Дәүләт комитетында теркәлгән җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары белгечләре чакырыла.

Семинар-киңәшмәнең программасы белән Дәүләт комитеты сайтында “Документлар”/ “Укыту”/ “Казан ш., Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә торган семинарлар” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International