Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Җылы” (“Тепло”) ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү турында.

2. “Таткоммунэнерго” РҖБ Акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар билгеләү турында.

3. 2015-2018 еллар өчен “Таткоммунэнерго” РҖБ Акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү хезмәтләре өчен тарифлар билгеләү хакында.

Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International