Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
2. “Менделеевсказот” ҖЧҖ тарафына килә торган тимер юлларда күрсәтелүче транспорт хезмәтләре өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.