1998 елның 24 июнендә кабул ителгән “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 89-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясы нигезендә җитештерү һәм куллану калдыклары (алга таба – калдыклар) дигәндә җитештерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү процессында яки куллану процессында барлыкка килгән, юк ителә торган, әлеге Федераль закон нигезендә юк итү өчен билгеләнгән яки юк ителергә тиешле матдәләр яки предметлар аңлашыла.
Россия Федерациясе Су кодексының 1 статьясындагы 19 пункты нигезендә агынты су ул – яңгыр, боз эреп хасил булган су, инфильтрацияләүдән, су сибүдән, юудан калган, дренаж сулары, үзәкләштерелгән су бүлү системасыннан агып төшә торган һәм башка төрле, аларны файдаланганнан соң су объектларына бүлеп чыгарыла (түгелә) торган яки су алу мәйданнарында ага торган су.
Шуңа бәйле рәвештә, казылма чокырлардан суыртып алына торган сыек фракцияләрне агып төшә торган суларга яки калдыкларга кертү аларны юк итү ысулына бәйле.
Әгәр дә казылма чокырлардан суыртып алына торган сыек фракцияләр, аларны тиешле рәвештә чистартканнан соң, су объектларына җибәреп юк ителә икән, аларны агынты сулар дип санарга кирәк, һәм алар белән эш итү су законнары нигезендә җайга салыначак.
Әгәр дә мондый фракцияләр аларны су объектларына агызуны чикли торган башка төрле ысул белән юк ителсә, мондый агынтылар Россия Федерациясенең Су кодексы терминологиясендә агып төшә торган су билгеләмәсенә туры килми, һәм аларны сыек калдыклар дип санарга кирәк, алга таба алар белән эш итү җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнар нигезендә башкарылырга тиеш.