2015 елның 14 августында, 2015 елның 7 июлендә кабул ителгән Пр-184 номерлы Боерык нигезендә, 2015 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясау мәсьәләсендә мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыруның вакыты бетә. Боерыкта билгеләнгән вакыт эчендә хисап тапшырмаган җайга салынулы оешмаларга таләп ителүче мәгълүматны тулы күләмдә ашыгыч рәвештә тапшырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2015 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча хисап тапшыру рәвешләре.