Сәламәтлек саклау министрлыгы гомер өчен кирәкле даруларга бәя арттырган өчен җәзаны катгыйландырачак

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган препаратлар исемлегенә кертелгән даруларга бәя арттырган өчен җәзаны катгыйландыру инициативасы белән чыкты, дип хәбәр итте сишәмбе көнне “Интерфакс”ка РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Олег Салагай

“РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова күрсәтелгән препаратларга нигезсез бәя арттыру очракларында даруханә оешмаларына карата, аларның гамәлен туктату һәм лицензиясен алуга кадәр, җаваплылыкны арттыру турында закон проекты әзерләргә кушты”, – диде Салагай.

         Аның сүзләреннән аңлашылганча, закон проекты нигезендә, гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле препаратлар исемлегендәге даруларның бәясен арттырып, лицензия таләпләре бозылу очраклары ачыкланган очракта, Росздравнадзорга лицензиянең гамәлен туктату яки аны гамәлдән чыгару буенча административ карарлар кабул итү вәкаләтләре тапшырылачак.

         “Хәзерге вакытта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан, Росздравнадзор белән берлектә, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт контрольлегенең үзәкләштерелгән системасын төзү буенча эш алып барыла, аның нигезендә шул исәптән, нигездә даруханә оешмаларын лицензион контрольдә тоту буенча вәкаләтләрне бүлешү дә карала”, – дип хәбәр итте Салагай.

         Ул әйтеп узганча, Росздравнадзор тарафыннан гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле препаратлар исемлегендәге даруларның бәяләрен контрольдә тоту РФ Хөкүмәте карары нигезендә аларның вәкаләтләренә карый торган  РФ субъектлары башлыкларына телеграммалар җибәрелгән. Бу эш сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары бозылырга мөмкин булган очракларны булдырмый калу, шул исәптән дару препаратларына бәяләрне арттыру турындагы хәбәрләр уңаеннан да эшләнде, диде Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе.

Салагай Росздравнадзор мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр иткәнчә, 2015 елның беренче яртыеллыгында амбулатор сегменттагы гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган даруларның берәмтекләп сату бәясе 7,3%ка арткан.

“Түбән (50 сумга кадәр) һәм уртача (50 сумнан 500 сумга кадәр) бәя категорияләрендәге препаратларга 11,7 һәм 5,7% күләмендә берникадәр бәя арттыру очрагы теркәлде. Бәясе 500 сумнан артык булган гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган даруларга агымдагы елда бәяләр 3,5%ка артты”, – диде Салагай.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, узган елда РФдә дару препаратларын берәмтекләп сатучы оешмаларга карата 4 меңнән артык тикшерү үткәрелгән.

         “Тикшерүләр барышында 1456 хокук бозу очрагы ачыкланды, административ хокук бозу турында 853 беркетмә төзелде, 36 лицензиянең гамәле туктатылды. Суд органнары тарафыннан 16241,9 мең сумлык административ штрафлар билгеләнде”, – диде Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе.

http://www.interfax.ru/russia/457833

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International