Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Тандем” ҖЧҖ объекты – “Казан ш. Идел буе районындагы Горки-3, 16А микрорайонындагы 16А-10 торак йорт”ны Казан шәһәренең “СУ КАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
2. “Тандем” ҖЧҖ объекты – “Казан ш. Идел буе районындагы Горки-3, 16А микрорайонындагы 16А-10 торак йорт”ны Казан шәһәренең “СУ КАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
3. “БЕТАР” җитештерү-коммерциячел фирма ҖЧҖ төзелеш объекты – “Чистай шәһәренең Энгельс урамы буенча 129 йорт адресында урнашкан пластмассалардан эшләнмәләр җитештерү буенча яңа кишәрлек”не “Чистай-Су каналы” АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
4. “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.