Монополиягә каршы федераль хезмәт гомер өчен әһәмиятле даруларга бәя теркәүнең гамәлдәге тәртибенә төзәтмәләр әзерли башлады

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте үзенең сайтында гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган дару препаратлары өчен Россия Федерациясе субъектларында (2015 елның 2 кварталы өчен) билгеләнгән бәяләргә күмәртәләп сату буенча өстәмә бәяләрнең чик күләмнәрен һәм берәмтекләп сату буенча өстәмә бәяләрнең чик күләмнәрен бастырып чыгарды.

ФТХ бетү һәм аның функцияләре МФХ тапшырылу сәбәпле, хәзерге вакытта даруларны сату буенча чик бәяләргә икътисадый анализны, гамәлдә булган методика нигезендә, Монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре ясый, дип аңлаттылар монополиягә каршы ведомствоның матбугат хезмәтендә.

“Мөрәҗәгать итүчеләр өчен оештыру планында, документлар составында һәм анализ үткәрү вакытларында бернәрсә дә үзгәрми. Бәяләрнең проектларын килештерү эше штат режимында алып барыла. Шуның белән берлектә мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан җиткерелә торган мәгълүматка карата контрольлек көчәйтелде”, – дип җиткерә МФХнең Социаль өлкәне һәм сәүдәне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Тимофей Нижегородцев сүзләрен матбугат хезмәте.

Т. Нижегородцев сүзләреннән аңлашылганча, агымдагы эшчәнлекне башкару белән берлектә, ведомство гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган даруларга бәя теркәүнең гамәлдәге тәртибенә кертеләчәк төзәтмәләрне әзерли башлаган.

Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дарулар исемлегендәге препаратларга бәяләрне контрольдә тоту тәртибе 2015 елның маенда расланды, ә июнь аенда сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Гомумроссия халык фронтының гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дарулар исемлегендәге препаратларга булган барлык бәяләрне дә ведомствоның сайтында бастырырга кирәк дигән тәкъдимен хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International