Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2015 елның 28 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергияне кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.

2. “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә “Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус” ҖЧҖнең энергияне кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.

3. Казан шәһәренең Оренбург тракты буенча 138 нче йорт адресында урнашкан “Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКУ (РКХ-1) – капиталь төзелеш объектын “Казэнерго” ААҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына шәхси тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы булган Казан җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына капиталь төзелеш объекты булган “Д-групп” ҖЧҖ – “Островский урамы буенча 100 нче йорттагы административ-офис бинасы”н шәхси тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.

5. “Аксубай ТКХ КҖП” ААҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.

6. ШЭ Леонтьев Николай Валериевич өчен эчә торган суга тариф билгеләү хакында.

Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International