Аерым юридик зат төрләренең сатып алу эшчәнлеген башкару стандарты эшләнгән

2015 елның 21 августы, җомга
Стандарт аерым юридик зат төрләре тарафыннан башкарыла торган сатып алуларның ачык һәм аңлаешлы булуын, сатып алуларда катнашучыларның санын арттыру, көндәшлекне үстерү максатында эшләнгән. Сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерү һәм унификацияләү буенча тәкъдимнәр сатып алу турында нигезләмә расланган вакытта файдаланылырга мөмкин. Стандартта, шул исәптән, түбәндәгеләргә кагылышлы тәкъдимнәр дә бар: товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алуны планлаштыру; заказ бирүченең сатып алу процессын һәркемгә ачык, аңлаешлы булуын тәэмин итү; заказ бирүчеләрнең сатып алу эшчәнлеген үзәкләштерү, консолидир (уртак) сатып алулар башкару; шартанмәләр төзү тәртибе; заказ бирүчене сатып алулардагы намуссыз катнашучылардан яклау максатларында кулланыла торган икътисади механизмнар һәм заказ бирүчеләрнең функцияләрен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән механизмнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International