РФ дәүләт хөкүмәтенең иң югары башкарма органы тарафыннан ТКХ түләүләре буенча ташламалар бирү өлешендә региональ законнарга төзәтмәләр кертү хакында аңлатмалар җибәрелде

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Аларда күрсәтелгәнчә, асылда, 2015 елның 29 июнендәге “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 176-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кайбер граждан категорияләре өчен торак бина, коммуналь хезмәтләр өчен, капиталь ремонт кертемнәрен түләүдә ташламалар исемлеген билгели торган, элегрәк гамәлдә булган хокукый нормаларның тәгъбирнамәләре тәгаенләнә. Күрсәтелгән тәгъбирнамәләр РФ Торак кодексының 154 статьясының яңа редакциясендәге таләпләргә туры китерелгән, шул ук вакытта аларның эчтәлеге һәм ташламалар бирү принциплары үзгәрмәгән. Димәк, әлеге өлештә региональ законнарга тәгаенлек кертү таләп ителми.

Бер үк вакытта, федераль законнарда “күрсәтелгән хезмәтләрнең Россия Федерациясе законнары нигезендә билгеләнгән куллану нормативлары чикләрендә” дигән тәгъбирнамәнең “коммуналь хезмәтләрне куллануның исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән күләменә карап...” тәгъбирнамәсенә үзгәртелү сәбәпле, 2015 елның 29 июнендәге 176-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә кергәнчегә кадәр ай саен бирелә торган акчалата түләүләрне хисаплаганда исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләреннән файдаланмаган федерация субъектларына РФ субъектының норматив-хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертергә киңәш ителә.

Россиянең Төзелеш министрлыгы N 25267-ЕС/04, Россиянең Хезмәт министрлыгы России N 12-5/10/П-4829, 11.08.2015

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International