Комиссия кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлешен тикшерде.
Зеленодольск районының «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Нижневязовский жилкомсервис» ҖЧҖ, «ЗВКС» АҖ һәм Югары Ослан районының «Иннополис» МИЗ» АҖ предприятиеләре финанс хисапларын тәкъдим итте.
Тапшырылган хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.